"Сау-сәламәт булганда эшләргә кирәк”, - ди Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Шәриповлар
Авыл халкы элек-электән мал-туар асрап, бакчага җиләк-җимеш, яшелчәсен утыртып эшләп яшәгән. Бүген дә элеккеге традициягә тугры калып яши халык. Эше барның ашы бар, диләр. Ничек кенә зарлансак та, тормышлар мул. Бу муллыкның нигезендә хезмәт ята, билгеле. “Хезмәте күп инде. Мал асрасаң барыбер файдасы бар. Тегесен аласың, монысын аласың, сөттән дә көн саен акча кереме бара бит. Сау-сәламәт булганда эшләргә кирәк”, - ди Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Шәриповларның гаилә башлыгы Фәнис абый.